«Веста» үзәге белгечләре балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияли

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Халыкара туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева социаль хезмәт алучы 10 бала арасында «Туган тел безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән мастер-класс үткәрде.

Чараның максаты һәм бурычлары: бәйрәм атмосферасы тудыру, балаларда туган телгә, туган халыкның гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уяту, туган телгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт, гражданлык, патриотизм тәрбияләү.

Әңгәмә барышында балалар ни өчен бездә ике дәүләт теле барлыгын, шулай ук дөньяда башка телләрнең күп булуын һәм аларның кайберләре юкка чыгу алдында булуын белделәр.

Аннары инструктор балаларга открыткалар ясарга тәкъдим итте. Эш барышында балалар мөмкин кадәр күбрәк иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, иҗади ниятләрен тормышка ашыруда актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International