Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татар әкиятләре» дигән викторина узды. Чараның максаты – балаларның татар халкының әкиятләре турында күзаллауларын киңәйтү.
Педагог-психолог Виктория Наумова сүзләренә караганда, балалар һәм яшүсмерләр әлеге халык иҗаты формасына карата кызыксынучанлык күрсәттеләр, әкият сюжетлары сөйләделәр, уңай һәм тискәре персонажлар белән таныштырдылар. Мондый чаралар, аның сүзләренә караганда, татар халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияли, шулай ук әдәплелек формулаларын кулланырга өйрәтә.