Минзәлә үзәге карамагындагы балаларга Интернетта куркынычсызлык турында искәрттеләр

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

«Интернет тоткыныннан башка» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Наталья Хәмидуллина дәрес үткәрде.

Дәреснең максаты – яшүсмерләргә медиапродукция үрнәкләренең кайсыларының чыннан да мөһим булуын аңлау, дөреслеге, ышанычлылыгы һәм иминлеге ягыннан мәгълүмати ресурсларның сыйфатын тәнкыйть белән бәяли белү өчен шартлар тудыру

Дәрес ахырында балигъ булмаганнарга «Мин – Интернет кулланучы» дигән мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International