Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән «Монолит» программасы тормышка ашырыла.
Программаны тормышка ашыру планы законга карата хөрмәт, дөрес тәртип күнекмәләрен формалаштыруга юнәлтелгән. Приют белгечләре сүзләренә караганда, бала дәрестән тыш эшчәнлеккә күбрәк җәлеп ителгән саен, аның хокук бозуга вакыты азрак калачак. Мәсәлән, отряд эше кысаларында балалар кечкенәләргә ярдәм итәргә өйрәнәләр, җәмәгать тәртибен саклыйлар, проект технологияләре, уеннар, түгәрәк өстәлләр, тренинг элементлары белән дәресләр үткәрәләр, өлгерми һәм артта калган балаларның белем сыйфатын яхшырталар, шәһәр һәм республика акцияләрендә катнашалар, алган белемнәре белән «Асылташ радиосы» дулкыннары ярдәмендә уртаклашалар.
Тагын да яхшырак нәтиҗәләр алу өчен «Монолит» программасының яңа юнәлеше эшләп китте – «Асылташ» балалар киностудиясе». Балалар ай саен «Яңалыклар турында» телевизион программасы, нәфис фильмнар һәм танылган кешеләр белән очрашулар төшерәләр.