ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән 412 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 2 кешегә күбрәк.

18 февраль көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Персонал буенча менеджер» программасы буенча укыту курслары тәмамланды. Укуларда 14 эшсез граждан катнашты, алар барысы да квалификация имтиханын уңышлы тапшырды.

Бүген Биектау районы Айбаш авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучы Маһираҗәб Сәлах кызы Вәлиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2020 нче елда биш көнлек эш атнасында 22, 23 һәм 24 февраль ял көннәре булачак, бер эш атнасы дүрт көнгә кадәр кыскара.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең дәвалау физик культура буенча инструкторы Зөһрә Закирова чираттагы мастер-класс үткәрде. Чара сколиозларны профилактикалауга, мускул корсетын ныгытуга һәм даими шөгыльләнүгә гадәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Кичә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Шире круг» дигән күмәк уен уйнадылар. Чара бер-береңә карата ихтирам тәрбияләүгә һәм балалар коллективын берләштерүгә юнәлдерелгән иде.

Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марина Вахрушева дәрес үткәрде. 18 нче социаль участокта узган чарада 10 бала һәм яшүсмер катнашты.

Халыкара игелек көне һәм Балачак унъеллыгы кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Игелекле эшләр сукмагы» дигән чара уздырдылар. Анда 33 бала катнашты.


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Арча үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә яңа туган балалар өчен бүләк комплектлары тапшыру тантанасы булды. Аларны өч гаилә алды.

Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Аралашуда шәхеснең эмоциональ-ихтыяри өлкәсен формалаштыру» дигән мини-тренинг үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International