Яшел Үзәннең хезмәт базары персонал буенча менеджерлар белән тулыланды

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

18 февраль көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Персонал буенча менеджер» программасы буенча укыту курслары тәмамланды. Укуларда 14 эшсез граждан катнашты, алар барысы да квалификация имтиханын уңышлы тапшырды.

Уку дәверендә курс тыңлаучылар хезмәт кануннары, эшлекле аралашу нигезләре, документлар белән эшләү, хезмәт килешүләре, контрактлар төзү һәм рәсмиләштерү буенча белем үзләштерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International