«Өмет» үзәге карамагындагы әбигә 90 яшь тулды

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Бүген Биектау районы Айбаш авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучы Маһираҗәб Сәлах кызы Вәлиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Бу шатлыклы бәйрәм көнендә аны Айбаш авыл җирлеге башлыгы Р.Р. Сафиуллин, ветераннар советы рәисе Р.Ш. Субаев, «Өмет» үзәге директоры Р.Г. Газизов, социаль хезмәткәр Г.К. Бариева, шулай ук мәктәп укучылары котлады.

Маһирәҗәб Сәлах кызы өйдә социаль-көнкүреш хезмәтләре ала, аның турында социаль хезмәткәр Гөлзидә Бариева кайгырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International