Республиканың моношәһәрләрендә эшсезләр санының үзгәрүе күзәтелә

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән 412 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 2 кешегә күбрәк.

Шулай ук бу атнада Яр Чаллыда, Яшел Үзәндә, Түбән Камада, Кама Аланында һәм Чистайда эшсезләр саны арткан, анда 2020 елның 19 февраленә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 392, 661, 967, 282 һәм 211 эшсез исәптә тора.

Менделеевскида рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны үзгәрмәде – 49 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International