Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең дәвалау физик культура буенча инструкторы Зөһрә Закирова чираттагы мастер-класс үткәрде. Чара сколиозларны профилактикалауга, мускул корсетын ныгытуга һәм даими шөгыльләнүгә гадәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Катнашучыларга умыртка баганасының хәрәкәтчәнлеген торгызуга, уңайсызлыкны һәм аркадагы авыртуларны бетерүгә юнәлдерелгән күнегүләр комплексы тәкъдим ителде. Дәрес корпусның мускулларын ныгыту, умыртка баганасын тарту буенча күнегүләрне үз эченә алды. Социаль хезмәт алучылар инструктор тәкъдим иткән барлык күнегүләрне дә бик теләп башкардылар һәм алга таба да аларны өй шартларында үтәргә тырышачакларын билгеләп үттеләр.
Мастер-класста барлыгы өч кеше катнашты.