Халыкара игелек көне һәм Балачак унъеллыгы кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Игелекле эшләр сукмагы» дигән чара уздырдылар. Анда 33 бала катнашты.
Чараның максаты – балаларга кеше гамәлләренең башкаларга ничек тәэсир итүен, әйләнә-тирәдәгеләрнең кәефен күтәрү ничек җиңел икәнен аңларга ярдәм итү.
3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе скаутлары балалар белән «Китап битләрен ябыштырабыз» дигән кул хезмәте буенча дәрес оештырдылар, игелек турында викторина һәм төрле кызыклы уеннар үткәрделәр.
«Мондый очрашулар безне бер-беребезгә карата сизгеррәк һәм игътибарлырак булырга өнди, аңда ярдәм итү һәм ярдәмләшү кыйммәтен ныгыта», – ди тәрбияче Ирина Здобнова.