Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марина Вахрушева дәрес үткәрде. 18 нче социаль участокта узган чарада 10 бала һәм яшүсмер катнашты.
Дәреснең максатлары: балаларның үз-үзләрен тотышы өчен җаваплылыгын арттыру, үзаңны һәм эш-гамәлләрне планлаштыруга сәләтне үстерү.
Марина Вахрушева ярдәме белән балалар гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр. Шулай ук чарада катнашучылар «Психология заложника» фильмын карадылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар. Дәрес ахырында балалар һәрвакыт уяу булырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.