Шушы көннәрдә Арча үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә яңа туган балалар өчен бүләк комплектлары тапшыру тантанасы булды. Аларны өч гаилә алды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Тәлгать Баһаветдинов, район социаль яклау бүлеге мөдире Ләйсән Галәветдинова әти-әниләрне сабыйлары туу белән котладылар.
Бүгенге көндә җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаган 25 гаиләгә социаль яклау бүлегеннән тиешле белешмәләр бирелгән.
«Арча районында биш һәм аннан да күбрәк балалы 40тан артык гаилә исәпләнә. Аларга яшәү шартларын яхшырту максатыннан пособиеләр түләнәчәк», – дип билгеләде Ләйсән Галәветдинова.
Искә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 ел 4 декабрендәге 1100 номерлы карары нигезендә ТРда даими яшәүче, җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаган, яңа туган балалары булган гаиләләр 2020 елдан балалар өчен кирәк-яраклар җыелмасы белән тәэмин ителә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүләк комплекты бала тудыру йортында ана белән бала өйгә кайтканда бирелә. Чыгарылыш көнендә бүләк комплекты алынмаган очракта, гаилә (әтисе, әнисе, опекун) аны бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча яшәү урыны буенча бала тудыру йортында алырга мөмкин.