Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Аралашуда шәхеснең эмоциональ-ихтыяри өлкәсен формалаштыру» дигән мини-тренинг үткәрде.
Чараның максатлары: социаль хезмәт алучыларда эмоциональ якны үстерү, оялчанлыкны киметү.
Тренинг башында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән элемтә урнаштыру һәм тагын да тирәнрәк танышу максатыннан «Шәхес сыйфатлары», «Минем идентификация» күнегүләре үткәрелде. Соңыннан катнашучылар бер-берсе белән уңай эмоциональ заряд белән уртаклаштылар. Фикер алышканда алар мондый дәресләрнең үз-үзеңне тоту паттерларын формалаштыруга уңай йогынты ясавын билгеләп үттеләр.
Чарада барлыгы 16 кеше катнашты.