Азнакай интернат-йортында яңа гаилә туды

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

26 нчы февраль көнне Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яңа гаилә туды – 2 нче төркем инвалид Сергей Чурин һәм 1 нче төркем инвалид Гөлназ Турусова никахларын теркәделәр.

Никах теркәү тантанасы Актүбәнең Гагарин исемендәге мәдәният йортында узды. Яшьләрне котларга бу көнне популяр артист Булат Җиһаншин килгән иде. Аның җырына яшь пар туй вальсы башкарды.

Яңа гаиләне интернат-йорт директоры Венера Баландина да котлады. Ул үз карамагындагыларга бәхетле гаилә тормышы һәм сәламәтлек теләде.

Тантанадан соң кунаклар кафега киттеләр. Концерт программасын һәм бәйрәм өстәлен оештыруда Актүбә инвалидлар җәмгыяте рәисе Ләйлә Карамова хәйрия ярдәме күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International