Иртәгә, 28 февральдә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Иҗтимагый советының утырышы узачак. Анда 2019 елга ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын үтәү нәтиҗәләре каралачак.
Исегезгә төшерәбез, дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проекты кысаларында Министрлыкның өстенлекле бурычлары өчен 7 039 кеше тавыш бирде. Ачык онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләренә таянып, экспертлар һәм Иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан 2019 елга ТР Хезмәт министрлыгы өчен өстенлекле дип танылган 7 максатның исемлеге расланды.
Иҗтимагый совет утырышы түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Волгоград ур., 47 йорт, 301 нче кабинет. Башлана 15.00 сәгатьтә.