2018 елда Татарстан Республикасында туучылар санын арттыру чараларын көчәйтү максатларында, президент Рөстәм Миңнеханов авылда кимендә өч ел яшәүче һәм 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан яшь хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында карар кабул иткән иде.
Әйтик, әгәр беренче бала тапкан ана 25 яшькә җитмәгән булса, беренче бала туган өчен ул 50 мең сум ала, әгәр 29 яшькә кадәрге әни өченче бала тапса, түләү күләме 100 мең сум тәшкил итә.
ТР Министрлар Кабинетының яңа карары нигезендә, хәзер түләүләрне өченче бала туганда гына түгел, аннан соңгы балалар туганда да алырга мөмкин. Бу авыл җирендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга кагыла. Шулай итеп, өченче һәм аннан соңгы бала туганда 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның 21 февраленә бер тапкыр бирелә торган акчаны Татарстанда беренче бала тапкан 322 хатын-кыз һәм гаиләсендә өченче бала туган 86 хатын-кыз алды.
15 февральгә 2020 елда программаны гамәлгә ашыру өчен каралган республика акчаларының 15 % ы (24,3 млн сум) тотылган.