Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы кысаларында Биектауның «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Өлкән яшьтәге кешеләрнең үз-үзләрен тотуының психологик үзенчәлекләре, үзара аралашуны төзү принциплары, стресс хәлләрен кисәтү ысуллары» дигән дәрес узды. Аны өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре өчен учреждение психологы үткәрде.
Өлкәннәр белән аралашуның үз үзенчәлекләре бар. Белгечләр өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашуга тәэсир итә торган яшь үзгәрешләре белән таныштылар. Аларга өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашу буенча мөһим киңәшләр бирелде.
Шулай итеп, дәрестә катнашучылар өлкән яшьтәге кешеләр белән мөнәсәбәтнең үзенчәлеген аңларга, алар белән уңай аралашу төзергә өйрәнделәр.