«Мода из комода» клубы кысаларында Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре хезмәт алучылар белән «Тегү эше» юнәлеше буенча дәрес үткәрделәр. Ул хезмәт тернәкләндерү кабинетында узды.
Мондый чаралар балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Айга ике тапкыр социаль эш бүлеге белгечләре тегү буенча дәресләр үткәрәләр.
Ата-аналар хезмәт тернәкләндерү кабинетына бик теләп йөриләр. Дәресләрдә катнашучылар яңа күнекмәләр алып кына калмый, ә көнкүреш мәсьәләләрен дә хәл итә алалар.