Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә икенче ел рәттән «Театр сандыгы» проекты тормышка ашырыла. Чараларда шулай ук комплекслы үзәкнең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе дә катнаша. Проект өлкән яшьтәге гражданнарны мәдәни-ял итү эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Шушы көннәрдә «Долголетие» оешмасында социаль хезмәт алучыларга һәм Лениногорск өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләргә Н.В. Гогольнең «Вечера на хуторе близ Диканьки» әсәре буенча спектакль тәкъдим ителде. Тамашачылар чын күңелдән актерларга рәхмәт белдерделәр.