ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр сәнгать мәктәбендә булдылар. Алар өчен «Татар читекләре» дигән мастер-класс оештырылды.
Чараның максаты – балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, милли аяк киемнәре белән таныштыру. Балалар, милли орнамент файдаланып, аяк киемен матур итеп бизәргә мөмкин булуын белделәр.
Тәрбиячеләрнең сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларны милли гореф-гадәтләр белән таныштыра, игътибарлылыкны үстерә.