Лениногорск районында «Әни көне» проекты тормышка ашырыла

2020 елның 28 феврале, җомга

Әни булу – авыр хезмәт, ә үзенчәлекле бала тәрбияләү икеләтә авыр. Мондый әниләргә үзләрен матур һәм хатын-кыз итеп тою мөмкинлеге бирү өчен, Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең волонтерлар командасы ай саен «Әни көне» проектын тормышка ашыра.

Ирина бар вакытын баласын тәрбияләүгә багышлый: аның белән шөгыльләнә, тернәкләндерү курслары уза. Нәкъ менә шуңа күрә волонтерлар анага ял итү мөмкинлеге бирергә булдылар. Ирина матурлык салонында, чәчтарашханәдә булды, ә аннары фотосессиядә катнашты.

Проектның чираттагы герое ялдан бик канәгать калды һәм волонтерларга рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International