Казан яшүсмерләренә социаль челтәрләрдә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

«Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру» социаль технологиясе кысаларында Казан шәһәре Киров районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тренинг элементлары белән төркемле дәрес үткәрделәр. Әлеге чарада социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнар катнашты.

Дәреснең максаты – социаль челтәрләрдә куркынычсызлык кагыйдәләрен үзләштерү, Интернет челтәрендә хокук бозулардан үз-үзеңне саклауның нәтиҗәле алымнарын формалаштыру.

Дәрес барышында балигъ булмаганнар белән заманча мәгълүмати-коммуникацион мохиттә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип турында интерактив әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International