2020 елның 11 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 12 454 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 101 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,61 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 39 158 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 336 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,32 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 614 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 554 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 24 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.