Республиканың өч моношәһәрендә эшсезләр саны кимеде

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яшел Үзәндә рәсми рәвештә теркәлгән 662 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 16 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Түбән Камада һәм Менделеевскида эшсезләр саны кимегән, анда 2020 елның 11 мартына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 961 һәм 49 эшсез исәптә тора.

Бу атнада рәсми рәвештә теркәлгән эшсез гражданнар саны арту Яр Чаллыда (+27), Алабугада (+3), Кама Аланында (+1), һәм Чистайда (+12) күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International