Интернет-куркынычсызлык профилактикасы буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анастасия Ильина «Агрессорлар һәм корбаннар» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Анда 15 яшүсмер катнашты.
«Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру» технологиясе кысаларында оештырылган чараның максаты – яшүсмерләрне кибербуллинг кебек социаль челтәрләрдә шәхескә куркыныч янаулардан саклау ысулларына өйрәтү, яшүсмерләрнең Интернетта үз-үзләрен агрессив тотышын кисәтү һәм булдырмау.
Дәрес барышында яшүсмерләр кибербуллингның нәрсә икәнен белделәр. Аннан соң алар кибербулинга каршы тору ысуллары белән таныштылар.
Йомгаклау өлешендә белгеч балаларга кибербуллинг белән көрәшү буенча киңәшләр бирде.