Әгерҗе муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә белгечләр сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән профилактик эш алып баралар.
Шушы көннәрдә әлеге эш кысаларында «Үз сәламәтлегең үз кулыңда» дигән дәрес үткәрелде, анда ведомствоара учетта торучы гаиләдәге балалар һәм социаль хезмәт алучылар катнашты. Балаларга сәламәт яшәү рәвешен алып баруның, зарарлы гадәтләрдән баш тартуның мөһимлеге, чыныгу һәм көн режимын саклауның файдасы турында сөйләделәр.
Шулай ук дәрестә катнашучыларга «Общее дело» оешмасы тарафыннан әзерләнгән социаль роликлар күрсәтелде.