Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен күңелле яллар оештырылды. ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында балалар «Без республика турында нәрсә беләбез?» дигән уенда катнаштылар.
Уен барышында тәрбияләнүчеләр педагог белән бергә төрле биремнәр чишеп, этаплар буенча хәрәкәт иттеләр. Беренче этапта алар зур кызыксыну белән республика турындагы сорауларга җавап бирсәләр, икенчесендә ребуслар чиштеләр, аннары республика һәм ТАССР символикасы төшерелгән пазллар җыйдылар, ә соңгы этапта фотолардагы шәһәрләрне танып белделәр.
Барлык яшь катнашучылар да зирәклек, күзәтүчәнлек, тапкырлык күрсәттеләр.