18 нче март көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Вахитов районының биш предприятиесе һәм оешмасы катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздыра.
Ярминкәдә әңгәмә барышында эш бирүче вәкилләре эшсез гражданнарны эш шартлары, персоналга карата таләпләр белән таныштырачак, сорауларга җавап бирәчәкләр.
Ярминкәдә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре дә катнашачак.
Россия Пенсия фондының Вахитов районындагы идарәсе белгечләре гражданнарның пенсия белән тәэмин ителеше турындагы сорауларына җавап бирәчәк.
Вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Качалов урамы, 77 нче йорт.