Балалары булган социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексы кысаларында Спас районының «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече хезмәт тернәкләндерү кабинетында дәрес үткәрде.
«Тегү эше» юнәлеше буенча уздырылган чара балигъ булмаган социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны үзләренең көнкүреш проблемаларын хәл итәргә этәрүгә юнәлдерелгән иде.
Мондый дәресләрдә катнашучылар яңа күнекмәләр ала, көнкүреш мәсьәләләрен мөстәкыйль хәл итәргә өйрәнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый дәресләр социаль хезмәтләр алучылар арасында бик популяр.