ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда беренче бала тапкан 403 яшь ана һәм өченче баласы туган 69 хатын-кыз 2020 елның 13 мартына яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.


13
март, 2020 ел
җомга

Бүген Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшырдылар. Социаль хезмәт алучыларга медальләрне тантаналы рәвештә Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев тапшырды.

12 март көнне Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, «Өлкән яшьтә патриотик тәрбия» технологиясе кысаларында, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган әңгәмә үткәрелде. Интернат-йорт белгече яшәүчеләргә әһәмиятле тарихи фактлар турында сөйләде, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Март аенда Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары Марина Гатина һәм Светлана Соловьева «Сенсорлы тайпылышлар һәм үсештә күп төрле авыр тайпылышлары булган кешеләрне кыска вакытлы карау һәм тәрбияләү буенча хезмәт күрсәтү нигезләре» дигән квалификация күтәрү курслары уздылар. 

Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә институтын ныгыту буенча эш кысаларында «Здравушка яме-2020» матурлык, гаилә һәм аналык конкурсы узды.

Бөек Җиңү көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Тукай районы «Шәфкать» комплекслы үзәге белгечләре Круглое Поле урта мәктәбе укучылары белән берлектә тыл хезмәтчәне Зөләйха Сәгыйт кызы Гыймалиева һәм Анастасия Павловна Маслованы котладылар.

2020 елның 13 мартыннан күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә янгын турында хәбәр итүче автоном җиһазлар урнаштыру эшен башладылар.

12 март көнне Балык Бистәсе районында тыл хезмәтчәннәре һәм район хатын-кыз депутатлары катнашында «Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел» дигән чара узды.

Балачак унъеллыгы кысаларында һәм балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту максатыннан Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Назлы март» акциясе үткәрделәр.

11 март көнне Зәй шәһәрендә балалар бакчалары хезмәткәрләре өчен район социаль яклау бүлеге начальнигы Эльмира Хуҗина һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Ольга Лаптева катнашында мәгълүмати очрашу үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International