Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар уза

2020 елның 13 марты, җомга

12 март көнне Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, «Өлкән яшьтә патриотик тәрбия» технологиясе кысаларында, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган әңгәмә үткәрелде. Интернат-йорт белгече яшәүчеләргә әһәмиятле тарихи фактлар турында сөйләде, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Республиканың барлыкка килү тарихы һәм аның үсеше белән Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар да танышты. Биредә яшәүчеләр бу темага актив рәвештә фикер алышып кына калмадылар, иҗат белән дә шөгыльләнделәр – татар орнаменты бизәделәр.

13 март көнне Әлдермеш авыл җирлегендә Биектауның «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре «Без дә яшь идек» дигән әдәби чара уздырды. Очрашуны оештыруда авыл китапханәсе хезмәткәрләре дә ярдәм итте. Социаль хезмәт алучылар «Туган Татарстан» викторинасында катнаштылар, китапханә хезмәткәрләре ларга республика тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында сөйләделәр.

Әлеге чарага китапханәдә шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышланган стенд һәм китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International