Балачак унъеллыгы кысаларында һәм балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту максатыннан Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Назлы март» акциясе үткәрделәр.
Әлеге акция кысаларында «Әнигә елмаю бүләк ит» дигән музыкаль-концерт программасы оештырылды. Балалар әниләрен шигырьләр, бию һәм җырлар белән сөендерделәр, ә әти-әниләр, үз чиратында, алар белән бергә бию һәм уеннарда катнаштылар.
Бәйрәм ахырында приютта тәрбияләнүчеләр әниләренә, әбиләренә һәм кунакларга остаханәдә ясалган һәм бизәлгән куна такталары бүләк иттеләр.