ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Чүпрәленең «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Е.В. Мадурова «Минем Татарстаным» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.
1983 елдан мартның өченче сишәмбесендә Бөтендөнья социаль эш көне билгеләп үтелә. Быел бу дата 17 мартка туры килде.
Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инде икенче ел рәттән вак моториканы торгызуга юнәлдерелгән «Бармак очларында дөнья» технологиясе уңышлы гына кулланыла. Әлеге эшнең максаты – вак моторика өчен күнегүләр аша өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларда деменцияне кисәтү һәм организмның когнитив сәләтенә һәм сәламәтлеккә уңай йогынты ясау.
«Компромисс» төзелеш төркеме» ҖЧҖ 1 хезмәткәргә 101,6 мең сум түләде.
Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 13 мартта узган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар. Эш бирүчеләр арасыннан чарада «КАМАЗ» ГАҖ тимер заводы, «КАМАЗ» ГАҖ кою заводы һәм «АЛНАС»ҖЧҖ катнашты.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Аксубай районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 50 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны укуга җибәрде.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең уяулыгын арттыру максатыннан даими рәвештә аңлату эшләре алып барыла.
13 март көнне Буа ветеринария техникумы студентлары өчен җирлекара үзәк китапханәдә «Юк!» дип әйтә бел» дигән дәрес оештырылды.
Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләргә социаль-психологик ярдәм Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлегенең мөһим һәм кирәкле юнәлеше булып тора.
Узган җомгада Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны эвакуацияләү буенча күнекмә үткәрелде.