Бүген Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшырдылар. Социаль хезмәт алучыларга медальләрне тантаналы рәвештә Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев тапшырды.
Бүләкләрне тапшыру тантанасыннан соң залда һәр өлкән кешегә таныш җырлар яңгырады. «Тургай» татар музыкасы ансамбле чыгышы алар өчен тагын бер бүләк булды.
Тыл хезмәтчәннәрен котларга шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, оешма вәкилләре, волонтерлар да килгән иде. Рәхмәт сүзләре белән алар интернат-йорт карамагындагыларга чәчәкләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
.jpg)