«Здравушка» үзәгендә матурлык һәм гаилә конкурсы узды

2020 елның 13 марты, җомга

Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә институтын ныгыту буенча эш кысаларында «Здравушка яме-2020» матурлык, гаилә һәм аналык конкурсы узды.

Чараны музыкантлар чыгышы ачып җибәрде. Аннары тамашачылар конкурсантлар белән танышты. Катнашучылар – мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр.

Конкурсның беренче турында катнашучылар үзләренең визит карточкаларын күрсәттеләр һәм үз гаиләләренең тарихы турында сөйләделәр.

 Аннан соңгы турлар тагын да кызыграк булды: катнашучылар үзләренең мавыгулары турында сөйләделәр, иҗади номерлар күрсәттеләр. Таҗиевлар гаиләсе, мәсәлән, җыр белән чыгыш ясады һәм тамашачыларга әниләренең эшләрен – тозлы камырдан ясалган картиналар күрсәтте.

Конкурсантларның чыгышларын тернәкләндерү үзәге директоры Татьяна Муллаянова, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының инвалидлар белән эшләү бүлеге башлыгы Зөлфия Мусабирова, «Гаилә канаты астында» иҗтимагый оешмасы рәисе Изольда Жуйкова, «Хатын-кыз инициативалары» төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Татьяна Ларионова бәяләде.

Конкурс «Елмаю» юмористик туры белән тәмамланды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык гаиләләргә истәлекле бүләкләр, дипломнар, чәчәкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International