Балык Бистәсе районында ун тыл хезмәтчәненә юбилей медальләре тапшырылды

2020 елның 13 марты, җомга

12 март көнне Балык Бистәсе районында тыл хезмәтчәннәре һәм район хатын-кыз депутатлары катнашында «Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел» дигән чара узды.

Залда утыручыларны район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, социаль яклау бүлеге начальнигы Рафаэль Исмәгыйлев һәм социаль-мәдәни өлкә бүлеге начальнигы Рәхимә Рәшитова якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котладылар.

Рафаэль Исмәгыйлев Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә бер тапкыр бирелә торган республика һәм федераль түләүләр бирү сроклары һәм тәртибе турында чыгыш ясады.

Шулай ук чара кысаларында 10 тыл хезмәтчәненә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International