Бөек Җиңү көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Тукай районы «Шәфкать» комплекслы үзәге белгечләре Круглое Поле урта мәктәбе укучылары белән берлектә тыл хезмәтчәне Зөләйха Сәгыйт кызы Гыймалиева һәм Анастасия Павловна Маслованы котладылар.
Чара үсеп килүче буында патриотик сыйфатларны һәм дөньяга гуманлы карашны берләштерүче рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Сугыш чоры балалары кунакларны шатланып каршы алдылар. Сугыш һәм сугыштан соңгы чорның авыр, ач еллары турында алар күз яшьләре белән сөйләделәр, әби-бабаларын, әти-әниләрен, фронтта һәм тылда һәлак булган абый-апаларын искә алдылар.