Март аенда Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары Марина Гатина һәм Светлана Соловьева «Сенсорлы тайпылышлар һәм үсештә күп төрле авыр тайпылышлары булган кешеләрне кыска вакытлы карау һәм тәрбияләү буенча хезмәт күрсәтү нигезләре» дигән квалификация күтәрү курслары уздылар. «Передышка» проекты кысаларында укулар Казан шәһәрендә узды.
Проектның координаторлары Наталья Кудинова, Марфа Бусева һәм экспертлар тыңлаучыларны кыска вакытлы карау, үсештә күп төрле авыр тайпылышлары булган кешеләрне өйдә тәрбияләү буенча социаль хезмәт, сенсор интеграциясе алымнары, махсус бала белән аралашуның психологик нигезләре белән таныштырдылар.
Балалар хирургы Д.Е. Голиков балаларга беренче медицина ярдәмен ничек күрсәтүләрен сөйләде һәм аны практикада күрсәтте.