Зәйнең балалар бакчалары хезмәткәрләре социаль контракт турында белделәр

2020 елның 13 марты, җомга

11 март көнне Зәй шәһәрендә балалар бакчалары хезмәткәрләре өчен район социаль яклау бүлеге начальнигы Эльмира Хуҗина һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Ольга Лаптева катнашында мәгълүмати очрашу үткәрелде.

Очрашу барышында бюджет өлкәсе хезмәткәрләре өстәмә финанс ярдәме алырга мөмкинлек бирүче дәүләт программалары турында мәгълүмат алдылар. «Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, хәзер илдә хәерчелекне бетерүгә юнәлдерелгән бик күп программалар бар. Кешеләр алар турында белергә, үз гаиләләренең матди хәлен яхшырту өчен файдаланырга тиеш», – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Эльмира Хуҗина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International