Эш урыннары ярминкәсендә Зәй халкына 67 вакансия тәкъдим иттеләр

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 13 мартта узган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар. Эш бирүчеләр арасыннан чарада «КАМАЗ» ГАҖ тимер заводы, «КАМАЗ» ГАҖ кою заводы һәм «АЛНАС»ҖЧҖ катнашты.

Барлыгы вакансияләр ярминкәсенә 33 кеше килде, шул исәптән 17 хатын-кыз.

Эш эзләүчеләргә 115 эш урынына 67 вакансия тәкъдим иттеләр, вахта бирү, эш графигы, хезмәт хакы күләме, хезмәт шартлары һәм эш эзләүчеләргә карата таләпләр, медицина тикшерүе узу турында аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International