1983 елдан мартның өченче сишәмбесендә Бөтендөнья социаль эш көне билгеләп үтелә. Быел бу дата 17 мартка туры килде.
Социаль хезмәткәр һөнәре – иң кешелекле һәм игелекле һөнәрләрнең берсе. Ул һәркөнне фидакарьлек, сабырлык, түземлек, үз-үзеңне башка кешеләрнең проблемаларын хәл итүгә багышлауны таләп итә.
Татарстан Республикасы социаль яклау системасы 9,7 мең хезмәткәрне, 118 дәүләт учреждениесен берләштерә, анда ел саен 200 меңнән артык кеше кирәкле ярдәм ала.
Социаль тармак хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә катлаулы тормыш сынаулары алдында калган кешеләр тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга көч туплый.