«Теплый дом» приютында тәрбияләнүчеләр рәсем конкурсында катнаштылар

2020 елның 17 марты, сишәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Чүпрәленең «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Е.В. Мадурова «Минем Татарстаным» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.

9 нчы марттан 14 нче мартка кадәр узган конкурста теләге булган һәркем катнаша алды. Конкурска барлыгы 12 эш тәкъдим ителде. Алар барысы да балаларның туган җиргә булган мәхәббәтен һәм хөрмәтен чагылдыра иде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International