Буа студентлары өчен наркоманияне кисәтүгә юнәлдерелгән чара оештырылды

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

13 март көнне Буа ветеринария техникумы студентлары өчен җирлекара үзәк китапханәдә «Юк!» дип әйтә бел» дигән дәрес оештырылды.

Медицина хезмәткәре «Наркотиклар турында бөтен дөреслек» дигән әңгәмә үткәрде, китапханә хезмәткәрләре тематик социаль роликлар күрсәтте.

Очрашу кысаларында прокуратура хезмәткәре студентларның игътибарын яшүсмерләр арасында наркомания проблемасының кискенлегенә юнәлтте, наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә полиция бүлекчәләре хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган җинаятьләр статистикасы турында сөйләде, наркотикларга бәйле гражданнар белән аралашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Шулай ук прокурор ярдәмчесе наркотиклар сатып алу, саклау, җитештерү һәм сату өчен җәза бирү турында да мәгълүмат бирде.

Чара ахырында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече балаларга буклетлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International