«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Аксубай районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 50 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны укуга җибәрде.
Шулай итеп, Аксубай муниципаль районы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Мәдәният учреждениеләренең эш сыйфаты менеджменты» программасы буенча укулар уздылар..jpg)
Курсларда тыңлаучыларның 83 % ы алган белемнәр яңача эшләргә этәргеч биргәнен, ә респондентларның 17 % ы яңа белемнәрнең актуальлеген һәм эштә кирәклеген ассызыклады.