Арчаның «Өмет чаткысы»нда терроризмга каршы чара узды

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең уяулыгын арттыру максатыннан даими рәвештә аңлату эшләре алып барыла.

13 март көнне алар өчен терроризмга һәм янгынга каршы юнәлештәге чара үткәрелде. Балаларга «терроризм» һәм «экстремизм» төшенчәләрен, шикле предметлар табылганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар. Шулай ук тәрбияләнүчеләр терроризмга каршы аң формалаштыручы видео карадылар.

Янгын куркынычсызлыгы буенча практик дәрестә балаларга шәхси саклану чаралары белән ничек файдаланырга кирәклеген күрсәттеләр, эвакуация планы белән таныштырдылар. Шулай ук тәрбиячеләр кешеләрне бинадан эвакуацияләү буенча тренировка үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International