«Ачык йөрәкләр» программасы мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналарга ярдәм итә

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләргә социаль-психологик ярдәм Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлегенең мөһим һәм кирәкле юнәлеше булып тора.

Ай саен инде биш ел дәвамында учреждение белгечләре тарафыннан «Ачык йөрәкләр» программасы тормышка ашырыла. Дәресләрдә ата-аналарга өй шартларында коррекция-үсеш һәм тәрбия процессын оештыруда ярдәм күрсәтелеп кенә калмый, аларның шәхси һәм социаль үсешенә, социаль активлыгына ярдәм дә күрсәтелә.

Программада катнашу социум белән элемтәләрне киңәйтергә ярдәм итә һәм охшаш проблемалары булган ата-аналарга бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International