Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инде икенче ел рәттән вак моториканы торгызуга юнәлдерелгән «Бармак очларында дөнья» технологиясе уңышлы гына кулланыла. Әлеге эшнең максаты – вак моторика өчен күнегүләр аша өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларда деменцияне кисәтү һәм организмның когнитив сәләтенә һәм сәламәтлеккә уңай йогынты ясау.
Өлкән кешеләрдә еш кына вак моторика бозылу очраклары күзәтелә, алар вак-төяк көнкүреш хәрәкәтләрен башкарганда кыенлыклар кичерергә мөмкин. Вак моториканы үстерү яки саклау проблемаларын хәл итү өчен психолог Наталья Самаркина өлкәннәр белән даими рәвештә комплекслы күнегүләр башкара.
Тактиль такта белән дәресләр әвәләп ясау, рәсем ясау, аппликация кебек иҗади эш төрләре белән үрелеп бара.