Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Минем кәефем» дигән арт-терапия элементлары белән дәрес үткәрделәр. Чараның максаты – үз хис-тойгыларыңны белдерү сәләтен үстерү.
Күзләрен йомып, тәрбияләнүчеләр кәефләренә туры килгән төсне күз алдына китерделәр, ә аннары аны акварель буяулар белән кәгазьгә төшерделәр. Киләсе күнегүне башкарганда балалар тылсымлы түгәрәкләр ясадылар, чөнки түгәрәк иң «игелекле» фигура булып санала, аның очлы почмаклары юк һәм ул кояшны хәтерләтә.
Мавыктыргыч чара приютта тәрбияләнүчеләрнең ялын бизәде.