«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә терапевт лекция укыды

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә табиб-терапевт Галина Дилмөхәммәтова «Сак булыгыз: коронавирус!» дигән темага лекция укыды. Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны авыруның симптомнары һәм агымы, вирус йогу ысуллары, шулай ук шәхси куркынычсызлык чаралары белән таныштырдылар.

Галина Дилмөхәммәтова чаллылыларны кулларны даими юарга, көн саен душ кабул итәргә, бүлмәләрне җилләтергә, өй җыештырырга, җәмәгать урыннарында һәм транспортта саклагыч битлек кияергә, юылмаган куллар белән биткә һәм күзләргә кагылмаска, уртак сөлгеләрдән файдаланмаска, авыруның беренче билгеләре булганда медицина ярдәме сорап үз вакытында мөрәҗәгать итәргә чакырды.

Лекция ахырында табиб тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде һәм «Үзеңне һәм башкаларны сакла» дигән буклетлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International