Скайп аша социаль хезмәтләр: «Шәфкать» үзәгендә яңа технологияләр кертелә

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Видеоэлемтә аша онлайн-консультация» дигән инновацион социаль технология кертелә. Ул кешегә оператив психологик ярдәм, социаль-психологик һәм психологик консультация бирүгә юнәлтелгән.

20 нче март көнне гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы А.М. Сәйфуллина Мәләкәс авылында яшәүче балигъ булмаган балалар белән Скайп аша аралашу оештырды. Балалар үзләре өчен яңа форматтагы очрашуны зур кызыксыну белән көттеләр.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, видеоэлемтә аша аралашу хәтта зур шәһәрләрдән ерак яшәүчеләр өчен дә кулай. Моннан тыш, коронавирус вакытында дистанцион консультация – социаль хезмәтләр алучылар белән аралашуның иң куркынычсыз форматы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International